Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдын карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендәге Гавами урыннар бинасының (Присутственные места) ишегалдындагы объектларны карады, шулай ук «Кремль балкышы» фестиваленә җәлеп ителгән биналарга бәя бирде.

Рәисне Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, мәдәният министры Ирада Әюпова, музей-тыюлык җитәкчелеге вәкилләре озата йөргән. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Рәисе ишегалдын төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләренә бәя бирде. Монда һәр үсемлек өчен автомат сугару системасы каралган, чәчәкләр һәм куаклар дымлансын өчен пар бөркү системасы эшли. Сулык фильтр системасы белән җиһазландырылган

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Казан Кремле территориясендәге җәмәгать туклануы объектларын һәм аларның җәйге террассаларын, шул исәптән «Алан Аш» кафесын, «Татар» музей-кафесын, «Чирәм» ресторанын карады, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Көннәр җылыткач, мондагы кафеларга туристлар һәм шәһәр халкы күпләп килгән, яңа урынга ихтыяҗ зур, дип сөйләделәр Миңнехановка кафе-ресторан вәкилләре.

Шулай республика Рәисе «Абый&Сабый» Балалар һөнәрчелек үзәге мастер-классы белән дә танышты.

Рөстәм Миңнехановка Казан Кремле территориясен үстерү проектлары турында, шул исәптән Гавами урыннарда 2024 елга планлаштырылган күргәзмә проектлары турында сөйләделәр һәм ишегалдының җәйге программалары чараларын тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, Рәис Спас манарасындагы төзекләндерү эшләре барышы белән дә танышты.

Рөстәм Миңнеханов яңа җәмәгать урынында актив эшләргә, аерым алганда монда җәйге концертлар уздырырга тәкъдим итте.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев