Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Иранның Казандагы яңа генераль консулы белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иранның Казандагы яңа генераль консулы Давуд Мирзахани белән очрашты.

Ул әңгәмәдәшен яңа вазифага билгеләнүе белән котлады һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекне дәвам итүгә өметләнүен белдерде. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Иран белән безнең багланышларның дәрәҗәсен, икътисади һәм мәдәни элемтәләрне исәпкә алып, сезнең Татарстанда эшләвегез кызыклы һәм нәтиҗәле булыр дип өметләнәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Татарстан Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Аның сәүдә, мәгариф, фән, туризм һәм мәдәният өлкәләрендә зур потенциалы бар, диде Татарстан Рәисе.

Ахырдан Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, киләсе атнада республика башкаласында «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы башлана. Вакыйгада Иранның хакимият һәм бизнес вәкилләре кергән делегациясе дә катнаша.

Искәртик, быел Россия Президенты Владимир Путин карары белән KazanForum федераль статуска ия булды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев