Рөстәм Миңнеханов: Гаилә – кеше тормышында иң мөһим нәрсә
Гаилә – кеше тормышында иң мөһим нәрсә.
Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә әйтте.
«Бүген, 8 июльдә, илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәләр. Гаилә – иң мөһиме, гаиләдә төрлесе була, киеренкелек тә... Тик гаиләне саклап калырга кирәк», – диде республика җитәкчесе.
Ул гаилә кыйммәтләрен саклау, гаилә һәм никах институтын ныгыту – Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән иң өстенлекле бурыч, дип искәртте.
«Безнең өчен мәдәниятебезне, үзебезнең гаилә кыйммәтләрен саклап калу мөһим», – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен беренче тапкыр 2008 елның 8 июлендә билгеләп үттеләр. Ул рәсми бәйрәм буларак узган елның июнендә Россия Президенты указы белән игълан ителде. Алдарак «Татар-информ» Татарстанда Гаилә көненә багышланган 600 чара уздыралар дип язган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев