Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов депутатлар һәм дәүләт хезмәткәрләренә кагылышлы яңа закон имзалады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов депутатлар һәм дәүләт хезмәткәрләренә кагылышлы яңа закон имзалады, аның нигезендә түрәләр коррупциягә тарту максатында аларга мөрәҗәгать фактлары турында хәбәр итәргә тиеш.

Документ республика җитәкчесе порталында урнаштырылган. 

Үзгәрешләр «ТР Дәүләт Советы депутаты статусы турында»гы канунга кертелде. Яңа маддә депутатларга аларны коррупциягә тарту фактлары турында хәбәр итү тәртибен билгели. Мондый хәбәрләр язма рәвештә бирелә. Аларда, башка мәгълүматлардан тыш, коррупциягә тарту ысулы, коррупциягә тарткан кешеләр гамәлләренең җентекле тасвирламасы күрсәтелә.

Исегезгә төшерәбез, мондый закон проектын ТР Дәүләт Советы депутатлары 43 нче утырышта кабул итте. Документ «Коррупциягә каршы тору турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертү белән бәйле рәвештә әзерләнгән.

«Татар-информ» иң күп коррупцион хокук бозулар соңгы вакытта Биектау, Кайбыч һәм Чирмешән районнарында ачыклануын хәбәр иткән иде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев