Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов бүген традицион хәерле иртә теләгендә кар барсы белән видео күрсәтте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген республикада яшәүчеләрне яңача итеп сәламләде.

Хәерле иртә теләп язылган традицион хәбәрен ул эш кабинеты тәрәзәсеннән гадәттәгечә төшерелгән фото белән түгел, ә кар барсы төшерелгән видео белән урнаштырган.

«Исәнмесез! Хәтта кар барсы да зарядка ясый. Ә сез?» – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләргә.

Видеода кар барсы агач тырнап тырнакларын үткенли, уйный.

Видеоязма «Саяно-Шушенское» тыюлыгы һәм «Шушенский бор» милли паркының берләшкән дирекциясенеке.

Исегезгә төшерәбез, ел башында Миңнеханов Алтай башлыгы Олег Хорохордин белән биологик төрлелекне саклау өчен «Кар барсы» үзәге төзү турында фикер алышты. Ул Республиканың Маймы районында «Карым» комплексы территориясендә урнашачак. Миңнеханов кар барсының Татарстанның мөһим символы булуын һәм республиканың бурычы - аны саклап калу, дип тә белдергән иде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев