Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Росстат: Бер атна эчендә бензин бераз кыйммәтләнде

23 июльдән 1 августка кадәрге чорда бензинга ваклап сатуның уртача бәясе 1 тиенгә кыйммәтләнеп, бер литры өчен 50,56 сумга кадәр җиткән.

Дизель ягулыгының бәясе шулай ук 1 тиенгә үскән, аның бер литрының бәясе 54,45 сумга кадәр күтәрелгән. Росстат мәгълүматлары шуны күрсәтә. Бу хакта «Российская газета» яза.

Хисап чорында АИ-92 маркалы бензинның бәясе 1 тиенгә, ягъни бер литры өчен 47,15 сумга кадәр арткан. Шулай ук АИ-95 маркалы бензинның бер литры 51,22 сумга кадәр күтәрелгән (1 тиенгә кыйммәтләнгән). АИ-98 маркалы бензинның бәясе 2 тиенгә артып, бер литры өчен 60,13 сумга кадәр җиткән.

23 июльдән 1 августка кадәрге чорда бензинга бәяләр үсү Россия Федерациясенең 30 субъектында күзәтелгән. Иң күбе ул Коми һәм Тыва республикаларында – 0,4 процентка һәм 0,3 процентка кыйммәтләнгән.

Бензинга бәяләр кимү Россиянең 6 субъектында теркәлгән. Бензин хакы Краснодар краенда һәм Ярославль өлкәсендә 0,3 процентка төшкән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев