Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Россиянең көньягы һәм үзәк өлешенә очышларны чикләү режимы 6 июньгә кадәр озайтылды

Россиянең көньяк һәм үзәк өлешендәге аэропортларга очышларны чикләү режимы 6 июньгә, 3.45 сәгатькә кадәр озайтылды.

Бу хакта Росавиациянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кабул ителгән чара Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-Дон, Симферополь һәм Элиста шәһәрләрендә урнашкан 11 аэропортка кагыла.

«Россиянең 11 аэропортында очышларны вакытлыча чикләү режимы 2022 елның 6 июненә – Мәскәү вакыты белән 03.45 сәгатькә кадәр озайтылды», - диелә хәбәрдә.

Росавиация авиакомпанияләргә, Сочи, Волгоград, Мәскәү, Минеральные Воды һәм Ставропольдәге һава аланнарын файдаланып, пассажирларны альтернатив маршрутлар буенча тиешле пунктка илтергә тәкъдим итә.

Очышларны чикләү Россия Президенты Владимир Путин 24 февральдә игълан иткән Донбассны яклау буенча махсус хәрби операция үткәрелү белән бәйле.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев