Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Россиянең көньягы һәм үзәгендәге аэропортларга очышларны чикләү 30 июльгә кадәр озайтылды

Россиянең көньяк һәм үзәк өлешләрендә очышларны вакытлыча чикләү режимы кабат озайтылды.

Бу хакта Росавиациянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россиянең 11 аэропортында очышларны вакытлыча чикләү режимы 2022 елның 30 июленә кадәр Мәскәү вакыты белән 3.45 сәгатькә кадәр озайтылды», – дип билгеләп үтелә ведомствоның хәбәрендә.

Шулай итеп, Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Курск, Краснодар, Липецк, Ростов-на-Дону, Симферополь һәм Элистаның һава аланнары ябык булачак.

Илнең калган аэропортлары гадәттәгечә эшли. Авиакомпанияләргә пассажирларны Волгоград, Сочи, Ставрополь, Минераль Сулар һәм Мәскәү аша уза торган альтернатив маршрутлар буенча ташу тәкъдим ителгән.

Очышларны вакытлыча чикләү режимы Украинада барган махсус хәрби операция белән бәйле. Аның башлануы турында 24 февраль көнне РФ Президенты Владимир Путин игълан итте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев