Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиялеләр интернет-шопингка күбрәк акча тота башлаган

Интернетта сатып алу россиялеләрне ташламалар белән җәлеп итә.

«Битрикс24» аналитик үзәге тикшеренүләреннән күренгәнчә, россиялеләр интернетта сатып алуга күбрәк акча тота башлаган. Бу хакта RТ хәбәр итә.

Чыгымнарның узган ел белән чагыштырганда артуы турында сораштырылучыларның 38 проценты хәбәр иткән. Респондентларның 90 проценты онлайн-сатып алу өчен банк картасы белән түли. Ә яртысыннан артыгы Интернеттан кыйммәтле әйберләр дә сатып алырга әзер.

Сораштырылучыларның күпчелеге сүзләренчә, онлайн-сатып алу ташламалар аркасында кызыклы. Респондентлар ешрак 15-30 процент ташлама күреп карар кабул итә. Аларның чиреген — 35-50 процент, 6 процентын 5 яки 10 процент ташлама канәгатьләндерә.

Россиялеләрнең күпчелеге (84 процент) өйләреннән генә шулай ук онлайн-сатып ала, ә 14 проценты моның өчен эштә вакыт таба. Респондентларның яртысыннан артыгы (54 процент) Россия интернет-кибетләрендә сатып ала, ә 16 проценты чит илнекеләргә өстенлек бирә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев