Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Россиядә яшәүче халыкларның диннәре турында уникаль энциклопедия төзеләчәк

«Россия халыклары диннәре» энциклопедиясе РФ территориясендәге конфессиональ мохиттә гамәлдә булган һәм кулланылучы оешмалар, шәхесләр, табыну корылмалары һәм атамалар турында билгеле бер системага салынган мәгълүмати каталогларны үз эченә алган, һәркем файдалана ала торган интернет-порталдан гыйбарәт заманча проект булачак.

«Россия халыклары диннәре» интернет-проекты Россиядә яшәүче халыкларның тарихы һәм мәдәнияте буенча уникаль мәгълүматлар базасы булачак, шулай ук илдә традицион кыйммәтләр һәм ватанпәрвәрлекне ныгытуга хезмәт итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү комиссиясе башлыгы Владимир Зоринга сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, «Россия халыклары диннәре» энциклопедиясе РФ территориясендәге конфессиональ мохиттә гамәлдә булган һәм кулланылучы оешмалар, шәхесләр, табыну корылмалары һәм атамалар турында билгеле бер системага салынган мәгълүмати каталогларны үз эченә алган, һәркем файдалана ала торган интернет-порталдан гыйбарәт заманча проект булачак.

«Энциклопедия, шул исәптән, илебездә яшәүче халыкларның диннәр тарихы һәм мәдәнияте буенча мәгълүматлар базасы да. Бу – уникаль хезмәт, Россиядә мондый проектның булганы юк иде. Ул илдә дини күптөрлелекне һәм күршеләрчә дус мөнәсәбәтләрне популярлаштыруга, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә, ялган дини экстремизм һәм террорчылыкны кисәтүгә хезмәт итәчәк», - дип саный Зорин.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә дин, сәясәт белгечләре, теологлар һәм тарихчылар төркеме «Милләтара коммуникацияләр стратегик партнерлыгы» Үзәге башлангычында проектның беренче өлешен төгәлләү юнәлешендә эшли.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев