Россиядә ярмаларның барлык төрләрен экпортлауны вакытлыча чикләделәр
Чикләү ун көн дәвамында гамәлдә булачак.
Россия ярмаларның барлык төрләрен дә чит илләргә экспортлауны вакытлыча тыйды. Бу хакта бүген Россельхознадзор җитәкчесе урынбасары Юлия Швабаускененың территориаль органнарына язган хатына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Чара 20 мартта кертелгән һәм «Россия Дәүләт Советының яңа коронавирус инфекциясен кертүне һәм таратуны кисәтү буенча эшче төркеменең махсус күрсәтмәләренә кадәр ун көн гамәлдә булачак».
11 мартта Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы яңа коронавирусның пандемия рәвешен алуын таныды. Коронавируска бәйле куркыныч сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин ил гражданнарын зур күләмдә ризык сатып алмаска чакырды.
Элегрәк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, федераль министрлык йөкләмәсе нигезендә Татарстанның азык-төлек билгеләү үзәкләрендә ким дигәндә ике айга җитәрлек азык-төлек запасы булдырылган.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев