10 июньдә өлешчә Кояш тотылу була.
Якутиянең төньяк-көнчыгышында яшәүчеләр 10 июньдә сирәк феномен - боҗрасыман Кояш тотылуын күзәтә алачак. Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр, Ерак Көнчыгыштан тыш, өлешчә Кояш тотылуын күрәчәк. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе космик тикшеренүләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре Олег Угольников сөйләде.
Якутиядә Ай Кояшның 94 процентын каплаячак. Шул ук вакытта Җирнең табигый иярчене йолдыз дискын тулысынча япмаячак, дип билгеләп үтә РИА Новости.
«<...> шунысы белән кызыклы факт, бу - 50 ел эчендә беренче тапкыр боҗралы тотылу, ул безнең ил территориясенә эләгә. Тулы тотылулар булды, ә менә боҗра белән булганы юк иде», - дип искәртте астроном.
Тикшеренүче сүзләренчә, Мәскәүдә Ай Кояш диаметрының 27 процентын ябачак.
Шул ук вакытта планетада бернинди караңгылык булмаячак. Кояш тотылуның зур өлеше Мәскәү вакыты белән 14.27 сәгатьтә башланачак, диде Угольников.
2021 елда тагын бер тапкыр Кояш тотылуы тулы була. Ул 4 декабрьдә күзтеләчәк, әмма аны Антарктида һәм аның янында гына күрергә мөмкин булачак.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев