Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә пенсия иң югары булган төбәкләр исемлеге билгеле

2020 елның 1 гыйнварына илдә пенсиянең уртача күләме 15 697,46 сумны тәшкил иткән.

Россиядә иң югары пенсияләрне Чукотка (28 219,13 сум) һәм Ненец (25 215,13 сум) автономияле округларында алалар. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Алардан соң Камчатка (24 409,59 сум) һәм Магадан өлкәсе (24 304,94 сум) бара.

Иң аз түләүләр — Дагыстан (12 411,37 сум), Кабардино-Балкария (12 473,37 сум) һәм Калмыкия (13 350,12 сум) халкына туры килә.

Россия пенсия фонды мәгълүматларына караганда, 2020 елның 1 гыйнварына Россия буенча пенсиянең уртача күләме 15 697,46 сумны тәшкил иткән.

Бу күрсәткечкә туры килгән төбәкләр — Төньяк-Көнбатыш һәм Ерак Көнчыгыш федераль округлары: 17 378,02 һәм 17 472,86 сум. Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округта ул 13 600 сумнан түбәнрәк.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев