Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Россиядә мәктәп укытучыларын коронавирустан прививка ясарга мәҗбүр итмәячәкләр

Педагогларга вакцинация ирекле тәртиптә үткәреләчәк.

Россиядә мәктәп укытучылары мәҗбүри рәвештә Covid-19 коронавирусыннан прививка ясатмаячак. Шул турыда РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко сөйләде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Төбәкләр педагогларга тест оештыралар, бу - беренчедән. Икенчедән, коронавируска каршы вакцинация буенча планлы эш башлангач, укытучыларга да тәкъдим ителәчәк. Бу ирекле тәртиптә булачак», - дип искәртте профильле министрлык вәкиле.

Шул ук вакытта мәктәп укучыларыннан тестларны Covid-19га тапшыруларын таләп итмәячәкләр, дип ачыклык кертте Дмитрий Глушко.

 

 

Источник: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев