Россиядә коронавирустан дәвалану өчен «Атериксен» препаратын теркәделәр
Хәзерге вакытта препарат өлкән пациентларда яңа коронавирус инфекциясенең җиңел агымын дәвалау өчен генә теркәлгән.
Россия сәламәтлек саклау министрлыгы «Валента фарм» фармацевтика компаниясенең «Атериксен» препаратын теркәде.
Компания матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр иткәнчә, препарат коронавирус инфекциясеннән һәм алга таба, грипп һәм башка тын юлларында вируслы кискен инфекцияне дәвалау өчен билгеләнгән.
Хәзерге вакытта препарат өлкән пациентларда яңа коронавирус инфекциясенең җиңел агымын дәвалау өчен генә теркәлгән. Тикшеренүләре күрсәткәнчә, «Атериксен» куллану COVID-19 йоктырган амбулатор пациентларны хастаханәгә салуны 80 процентка киметә. Тын юлларында вируслы кискен инфекция һәм гриппны дәвалау максаты белән аны теркәү өчен хәзерге вакытта клиник тикшеренүләр дәвам итә, дип сөйләделәр компаниядә.
Препаратны серияле җитештерү 2022 елның II–III кварталы башына планлаштырылган. «Атериксен» Россиядә беренче чиратта пандемиягә каршы көрәш кысаларында Россия пациентларының ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитештереләчәк. Киләчәктә препаратны Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренә җибәрү планлаштырыла, диделәр «Валент фарм» компаниясендә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев