Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Россиядә коронавирустан өченче вакцинаны сыный башлаячаклар

Клиник сынаулар этабы 2020 елның ноябрендә тәмамланырга тиеш.

Тиздән Россиядә коронавирус инфекциясеннән өченче вакцина сынаулары башланачак. Препаратны М.П. Чумакова үзәге әзерли . Клиник тикшеренүләрне үткәрүгә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан рөхсәт бирелде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Клиник сынауларда 3 меңнән артык ирекле кеше катнашуы планлаштырылган. Прививкадан соң алар стационарда 16 көн дәвамында булачаклар. Вакцина Кировта, Санкт-Петербургта һәм Новосибирскида сыналачак, дип сөйләделәр РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Үзәкнең генераль директоры, Россия Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты Айдар Ишмөхәммәтов сүзләренчә, клиник сынаулар этабы 2020 елның ноябрендә тәмамланырга тиеш.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев