Узган җиде көн эчендә коронавирус инфекциясенә каршы күмәк иммунитет дәрәҗәсе 2 проценттан артык кимеп, 64,1 проценттан 61,9 процентка калган.
Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы күмәк иммунитетның кимүе дәвам итә.
Узган җиде көн эчендә коронавирус инфекциясенә каршы күмәк иммунитет дәрәҗәсе 2 проценттан артык кимеп, 64,1 проценттан 61,9 процентка калган. Бу хакта Covid-19 вирусына каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә.
Экспертлар мәгълүматларына караганда, күрсәткечнең кимүе авыручылар арасында да, прививка ясатып та, ревакцинация узмаган гражданнар арасында да иммунитетның төшүенә бәйле.
Вице-премьер Татьяна Голикова әйтүенчә, 11 февральгә Россиядә вакциналарның беренче компоненты белән 857 079 тапкыр, тулысынча 81 505 771 тапкыр прививка ясатылган.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев