Соңгы яңалыклар

Россиядә Google Play сервисы аналогын ясарга җыеналар

Кулланучылар анда кушымталар йөкли, яңарта һәм язылу өчен түли алачак.

Россиядә Google Play аналогы — Android өчен NashStore кушымталар кибете барлыкка киләчәк. Аны 9 майга эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Коммерцияле булмаган автономияле «Цифрлы платформалар» оешмасының проектлар директоры Владимир Зыков шул турыда белдергән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Кызганыч, Россиядә яшәүчеләр Google Play сервисын кушымталарны сатып алу һәм алар өчен түләүгә тиешле рәвештә куллана алмый. Ә кушымталарны эшләүчеләргә акча эшләү мөмкинлеге бетерелде. Бу без бүгенге көндә очрашкан факт. Шуңа күрә без кушымталар туплаган NashStore дип аталган Россия кибетен булдырдык», — дип билгеләп үтте Зыков.

Аның сүзләренә караганда, кулланучылар анда кушымталар йөкли, яңарта һәм язылу өчен түли алачак. Шулай ук Россиядә яшәүче һәм Евразия икътисади союзы илләре гражданнары өчен гадәти сервислардан чикләүсез файдалану мөмкинлеге биреләчәк. Бүгенге көндә кушымталар кибетен булдыру эшендә «Цифрлы платформалар» оешмасы белән җиде йөздән артык компания хезмәттәшлек итә.

Команда кушымталар өчен «Мир» картасы ярдәмендә төрле ысуллар белән түләү мөмкинлеген булдыру максатында эшли.

Искәртеп узабыз, 24 февраль иртәсендә Россия Президенты Владимир Путин ил гражданнарына видеомөрәҗәгать белән чыкты.  Анда ул Донбасста махсус хәрби операция башлану турында игълан итте. Көнбатыш илләре бу карар хакында фикер алышты һәм Россиягә каршы санкцияләрне катгыйландыра башлады. Ә кайбер чит ил компанияләре ил территориясендә үз эшчәнлеген туктатып тору турында белдерде.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев