Акча Россия Министрлар Кабинетының резерв фондыннан бүлеп биреләчәк.
Россия хөкүмәте Россия төбәкләрендә һәм Байконурда амбулатор дәвалануны уза торган коронавирус йоктырган пациентлар өчен дарулар сатып алуга 5 155 953,4 мең сум акча бүлеп бирәчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.
Документ нигезендә, акча Министрлар Кабинетының резерв фондыннан бүлеп биреләчәк. Аларны куллануны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы контрольдә тотачак.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев