Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Россиядә Covid-19 аркасында чикләүләрне катгыйлатуны сорадылар

Сергей Бойцов чикләү чараларын бозган өчен җаваплылык югарырак булырга тиеш дип уйлый.

Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында Россиядә чикләү чаралары катгыйрак булырга тиеш. Бу турыда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы, ведомствоның Илкүләм кардиология медицина тикшеренүе үзәге генераль директоры Сергей Бойцов сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Карантин чаралары күпкә катгыйрак булырга тиеш, ә таләпләрне бозган өчен җаваплылык дәрәҗәсе — югарырак», — дип белдерде Бойцов. Гражданнарның тиешенчә дисциплина сакламаулары аркасында коронавирус белән авыручылар артуын да билгеләп үтте. 

Россия халкының үзизоляция режимын сакламаулары илдә эпидемиологик вазгыятьнең тискәре үсешенә китерергә мөмкин, диде Сергей Бойцов. «Төп хокук бозучылар — түбән үлем куркынычы төркеменнән булган затлар, тик башкалар кебек үк, аларның инфекция йоктыру куркынычы бер дәрәҗәдә», — диде ул.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев