Россиядә ата-аналарны кайгыртуны законлаштыру турындагы төзәтмәләр кабул ителде
Төп законга үзгәрешләрне РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Ольга Павлова тәкъдим итте.
РФ Дәүләт Думасы утырышында балигъ булган балаларны үзләренең өлкән яшьтәге ата-аналары турында кайгыртырга мәҗбүр итү турындагы төзәтмәләр икенче укылышта кабул ителде. Бу төзәтмәләрне Татарстаннан депутат Ольга Павлова тәкъдим итте.
«Конституция социаль характерга ия була бара. Бу Конституциянең яңа проектында чагылыш тапкан җәмгыятьнең бүгенге ихтыяҗы. Безнең ил өчен гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне яклау темасы һәрвакыт беренче урында булды. Россиянең Төп законында гаилә кыйммәтләренең өстенлеген билгеләп, без бөтен ил һәм барлык структуралар өчен юнәлеш бирәбез. Балалар — безнең өчен иң кадерле кешеләр, һәм алар үз илләрен, әти-әниләрен хөрмәт итсеннәр һәм яратсыннар, аларга лаеклы тәрбия бирү һәм гаилә традицияләрен дәвам итсеннәр өчен бөтен шартлар тудырылуы мөһим», — диде парламентарий.
Аның сүзләренчә, Конституциягә балаларның әти-әниләре турында кайгыртуына кагылышлы төзәтмәләрне кертү — өлкән буынның лаеклы картлыкка Конституция белән беркетелгән хокукы. Ә яшьләр өчен ул - гомер, тәрбия, белем биргән кешеләр алдында изге бурычын искә төшерү.
«Дәүләт һәр гражданга ярдәм итүгә һәм тулаем алганда халыкны саклауга йөз тота. Россиялеләрнең социаль гарантияләрен, хезмәт хокукларын яклау принцибын һәм буыннарның теләктәшлеге принцибы буенча гарантияләнгән пенсияләрне теркәү — бу дәүләтнең кешеләр алдында җаваплылыгының яңа дәрәҗәсе. Иң мөһиме — Конституция нигезләмәләре декларатив характерда булудан туктый, ә туры эш нормаларына әверелә. 1993 елда язылган социаль нормалар декларатив булган. Бүген без аларны шактый җитди тулыландырдык. Бу бик уңай карар», - дип ачыклык кертте Ольга Павлова.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев