Соңгы яңалыклар

Россиядә 800 мең кеше коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан

РФ субъектлары 1,5 миллионнан артык дозада препарат алган.

Россиядә 800 мең кеше коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән хәбәр итә.

«Вакцинация ясатучыларга кагылышлы барлык мәгълүматларны исәпкә алсак, бу 800 меңнән артык кеше дигән сүз», - дип белдерде министр.

Аның сүзләренчә, төбәкләр 1,5 миллионнан артык дозада препарат алган инде.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда 700 кешенең яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатуы хакында хәбәр иткән иде. Татарстанда вакцинациянең ничек үткәрелүе турында тулырак мәгълүмат белән Sntat сайтында танышырга мөмкин.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев