Россиядә 16 яшькә кадәрге балалар өчен «Путин» түләүләренең икенче этабы башланды
Яңа түләүне алу өчен аерым гариза бирергә кирәкми.
Бүгенге көннән Россиядә 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләрнең икенче этабы башланды. Июньдәге кебек үк, әлеге сумма балага 10 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа түләү алу өчен аерым гариза бирергә кирәк түгел. Карар Россия Пенсия фонды карамагында булган мәгълүматлар нигезендә кабул ителәчәк.
«Путин» түләүләрен алмаган ата-аналар 1 октябрьгә кадәр гариза бирә ала. Бу очракта узган һәм агымдагы айлар өчен түләүләр бердәм сумма белән күчереләчәк.
Ведомствода сөйләүләренчә, түләүләр 27 миллионнан артык балага билгеләнергә мөмкин. Моның өчен 274 млрд сум акча бүлеп биреләчәк.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев