Россиядә офис кәгазен өч зур производство җитештерә.
Россиядә офис кәгазенә бәяләр арту белән бәйле вазгыять нормальләшә. Ул 2022 елның гыйнвар-февраль дәрәҗәсенә кире кайта, дип ышандырды сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов.
"Продукция җитмәве сизелерлек булды, чыннан да, вакытлы локаль дефицит аркасында бәя бик нык үсте... Хәзер вазгыять нормальләшә, бәяләр гыйнвар-февраль айлары дәрәҗәсенә кире кайта һәм якын арада бернинди дефицит булмаячак", - диде сәясәтче. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Ул искәрткәнчә, Россиядә офис кәгазен өч зур производство (Ленинград өлкәсе, Коми Республикасы һәм Архангельск өлкәсе) җитештерә.
Евтухов кәгазьнең кискен кыйбатлануы Россиягә Финляндиядән кәгазь битләрен агарту өчен химикатлар кайтару тукталу белән бәйле булуын аңлатты. Компания химикатлар белән яңа тәэмин итүчеләрне Россия территориясендә дә, Кытайда да, Һиндстанда да тапты.
24 февраль иртәсендә Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга видеомөрәҗәгатьтә Украинада махсус хәрби операция башлануы турында игълан итте. Көнбатыш илләре операцияне гаепләде һәм Россиягә каршы санкцияләрне катгыйландыра башлады. Күп кенә чит ил компанияләре Россия базарыннан китү турында белдерде һәм Россиягә үз товарларын китерүне туктатты.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев