Россия Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады
Дәүләт башлыгы фикеренчә, әлеге бәйрәм күп буыннарны какшамас патриотизм, азатлык һәм гаделлек тирәли берләштерә.
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады.
Дәүләт башлыгы фикеренчә, әлеге бәйрәм какшамас патриотизм, азатлык һәм гаделлек тирәсендә күп буыннарны берләштерә.
«Без барыбыз да илебез үсешенә үз өлешебезне кертергә тырышабыз, яраткан Ватаныбыз көчле, ә халыкның тормышы — тыныч, имин булу — барыбызның да уртак максаты. Сезгә уңышлар, сәламәтлек телим», — диелә котлау телеграммасында.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев