Россия Пенсия фонды августта эшләүче пенсионерларның пенсиясе артачагы хакында искәртте
Россия Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, аның күләме 2021 елда пенсионерның хезмәт хакы күпме булуына – эш бирүче түләгән иминият взнослары һәм пенсия коэффициентларына бәйле.
Август аенда Россиядә эшләүче пенсионерларның пенсиясе яңадан исәпләнәчәк, дип искәртә РФ Пенсия фондының Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе бүлеге. Бу хакта «Прайм» агентлыгы хәбәр итә.
«2021 елда эшләгән һәм алар өчен эш бирүчеләр Россия Пенсия фондында иминият взнослары түләгән иминият пенсиясе алучылар шундый хокукка ия», - дип искәрттеләр фондта.
Россия Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, аның күләме 2021 елда пенсионерның хезмәт хакы күпме булуына – эш бирүче түләгән иминият взнослары һәм пенсия коэффициентларына бәйле. Өстәвенә, бу компания хезмәткәрләренә дә, взносларны үзләре түләүче үзмәшгульләргә дә кагыла.
Фондта билгеләп үтүләренчә, пенсиягә өстәмә өч индивидуаль пенсия баллы белән чикләнә.
Шунысын да искәртик: июнь аенда Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 10 процентка арттырылды.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев