Соңгы яңалыклар

Россия һәм Украина вәкилләренең киләсе сөйләшүләре 7 мартта узарга мөмкин

Беренче очрашу 28 февральдә, икенче раунд 3 март көнне үткән иде.

Россия һәм Украина вәкилләренең киләсе сөйләшүләре 7 мартта узачак.

Бу хакта делегация әгъзасы, Югары рададагы «Слуга народа» фракциясе җитәкчесе Давид Арахамия Фейсбукта хәбәр итте.

«Сөйләшүләрнең өченче раунды дүшәмбе көнне узачак», — диелә хәбәрдә.

Россия һәм Украина делегацияләренең беренче очрашуы 28 февральдә Гомель өлкәсендә үтте. Аннары яклар 3 мартта сөйләшүләр уздырды, аның нәтиҗәсендә гуманитар коридорлар булдыру турында килештеләр.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев