Белгечләр әлеге сайтта алар эшләгән компаниянең тиешле программалар исемлегенә керүен яки кермәвен ачыклый ала.
Мәгълүмати ресурсны Россия Финанслар министрлыгы чыгарды, диелә ведомствоның Telegram-каналында.
«Финанслар министрлыгы бер биттә IT-компанияләр хезмәткәрләре өчен ташламалы ипотека турында мәгълүмат җыйды. Сайтта компаниянең IT-ипотека исемлегенә керү яки кермәвен (компаниянең ИНН номеры һәм исеме буенча эзләү эшли) белергә; мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган банклар исемлеген (аларның исемлеге киңәйтеләчәк) карарга; программа шартларын өйрәнергә; заемчыларга карата таләпләр белән танышырга мөмкин», – дип язылган хәбәрдә.
Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Максим Паршин яңа программаның 2024 елга кадәр гамәлдә булуын искәртте. Бу вакыт эчендә IT-тармакта эшләүче 50 меңнән артык хезмәткәр программадан файдаланыр дип көтелә.
«Якын арада без миллионлы төбәкләр өчен заем акчалары буенча лимитны унсигездән 30 миллион сумга кадәр арттырырга планлаштырабыз», – дип ачыклык кертте министр урынбасары.
Исегезгә төшерәбез, ставкасы 5 проценлы ташламалы ипотекадан 22 яшьтән 44 яшькәчә булган Россия гражданнары файдалана ала. Торак сатып алу өчен беренчел кертем сатып алу суммасының кимендә 15 проценты тәшкил итәргә тиеш.
Элегрәк «Татар-информ» 2022 елда Россиядә IT-тармакка ярдәм итүгә 21,5 миллиард сум юнәлдереләчәге турында хәбәр иткән иде. Мәгълүмати технологияләр өлкәсенә ярдәм итү чаралары РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә эшләнә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев