Россия ислам институты ректоры әйтүенчә, дини уку йортына керүе кыен булмаса да, белем алуы авыр.
Россия ислам институтынның көндезге бүлегенә укырга кергән студентларның яртысы гына укып бетерә. Бу хакта Россия ислам университеты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин “Татар-информ” матбугат агентлыгында үткән Россия ислам институты һәм Казан ислам университетына студентлар кабул итүгә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.
“Көндезге бүлеккә дини юнәлештә 40лап кеше алсак, шуны 15-20се бетереп чыкса, ул бик яхшы күрсәткеч санала. Әмма аларның 15е дә ихлас чын күңелдән ислам диненә хезмәт итәргә, имам булырга әзер яшьләр”, - диде ректор. Аның әйтүенчә, бу проблема Казан ислам институтында гына түгел, башка дини уку йортларында да бар.
Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, студентларга дини уку йортында белем алуы кыен. Мәсәлән, тулай торактагыларга иртәнге намазны уку мәҗбүри. Шулай ук гарәп телен уку да кыен, диде ул. Кайбер укучыларның шәригать кануннарын сакламаган - төнге клубларга йөргән, алкогольле эчемлекләр кулланган өчен куылганын әйтте.
Ректор әйтүенчә, кызларның шәригать кануннарын сакламаган – әйтик, хиҗабларын салып йөргән өчен куылган очраклары юк.
Россия ислам институтында көндезге, читтән торып уку, кичке уку бүлеге бар. “Читтән торып һәм кичке уку бүлекләрендә өлкән студентлар, үзләре сайлап килгәннәр. Аларны әти-әни дә мәҗбүр итмәгән, армиядән дә качу түгел. Шуңа күрә алар тырышып укый”, - диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Ректор әйтүенчә, дини уку йортына армия сафларыннан качырга теләүчеләр, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра алмаучылар да укырга керә. “Ә менә көндезге бүлектә, бигрәк тә беренче курстан соң, күп студентларны укудан чыгарабыз, чөнки аларны дүрт ел буе "колакларыннан өстерәп бару"дан ни мәгънә”, - диде ул.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: Салават Камалетдинов
Нет комментариев