Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия этнография музее фондына борынгы татар кулъязмалары тапшырылды

Санкт-Петербургта Идел һәм Урал буе татарларының XIX һәм XX гасыр башы традицион мәдәниятенә багышланган даими экспозиция эшли.

Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге җитәкчесе Ренат Вәлиуллин Европада иң зурлардан саналган Россия этнография музее фондларына берничә экспонат тапшырды. Бу хакта бүген Facebook сәхифәсендә язган.

2019 елның декабрендә Россия этнография музеенда Идел һәм Урал буе татарларының XIX һәм XX гасыр башы традицион мәдәниятенә багышланган даими экспозиция ачылды.

Ул Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән музей тарафыннан оештырыла һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында ачыла. Анда Санкт-Петербург халкы һәм кунаклары татар халкының тарихы һәм гореф-гадәтләре, бай мәдәнияте белән таныша ала.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев