Россиялеләр өчен кредит каникуллары ел ахырына кадәр озайтылды
Соңгы яңалыклар

Россиялеләр өчен кредит каникуллары ел ахырына кадәр озайтылды

Дәүләт Думасы гражданнар һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен кредит каникулларын агымдагы елның ахырына кадәр озайту турында закон кабул итте.

Заемчы (физик зат, шәхси эшмәкәр яки кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты) 31 декабрьгә кадәр кредиторга килешү шартларын үзгәртүне һәм кредит каникуллары бирүне сорап мөрәҗәгать итә ала.

Гамәлдәге законнар буенча кредит каникулларыннан файдалану мөмкинлеге 2022 елның 1 мартына кадәр төзелгән килешүләр нигезендә 2023 елның 31 мартына кадәр гамәлдә иде.

Закон басылып чыккан көннән үз көченә керә, диелә документта.

Чыганак


Нет комментариев