Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә коронавирусның ике яңа варианты ачыкланган

Попова билгеләп үткәнчә, илдәге эпидемиологик вазгыять тотрыклана – бишенче атна рәттән Сovid-19 белән авыручылар саны кимү күзәтелә.

Россиядә коронавирусның ике яңа вариантын таптылар, шул исәптән «цербер» дип аталган «омикрон» штаммының яңа төрен, дип белдерде Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова журналистларга. РИА Новости шул турыда яза.

«Узган атнада без Россия өчен ике яңа геновариант – BQ.1 һәм BQ.1.1 ачыкладык («цербер»)», – диде ул.

Шул ук вакытта Попова билгеләп үткәнчә, илдәге эпидемиологик вазгыять тотрыклана – бишенче атна рәттән Сovid-19 белән авыручылар саны кимү күзәтелә.

«Бүгенге көнгә куркыныч тудыра торган кискен үсеш юк, безнең галимнәр андый фаразлар бирми», –  диде Роспотребнадзор башлыгы.

Шуңа да карамастан, ул көз ахырына авыруның күтәрелеше күзәтелергә мөмкин булуын белдерде. Ләкин чикләү чараларын кертү өчен бернинди нигез дә юк, дип ассызыклады Попова.

Аның фикеренчә, Россиядә формалашкан иммун катламы, яңа штаммнар барлыкка килүгә карамастан, авырулар санының кискен артуына юл куймаячак. Ә саклану ысуллары элеккечә кала, дип искәртте Роспотребнадзор башлыгы. Алар: кулларны чиста тоту, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда битлекләр киеп йөрү һәм нык иммунитет.

Рәсми булмаган рәвештә «цербер» исемен алган коронавирус варианты ВА.5. омикрон-штаммының сублиниясе. Ул өстәмә мутацияләр белән аерылып тора, бу аңа бик тиз таралырга мөмкинлек бирә. Октябрь уртасына бу вариантны 30 илдә ачыкладылар.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев