Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә китап укучылар санын ачыклаганнар

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы өч айда россиялеләрнең 60 проценты диярлек китап укыган.

Китап укучыларның күп өлеше ешрак 18 яшьтән 24 яшькә кадәрге яшьләргә туры килә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, Россия халкының 57 проценты өч ай дәвамында уртача алты китап укыган, бу ун ел элек булганнан ике китапка күбрәк. Гражданнарның 40 проценты бернәрсә дә укымаган, халыкның 3 проценты бу сорауга җавап бирә алмаган.

Укуга күбрәк яшьләр тартылган, соңгы өч ай дәвамында 18-24 яшьлекләр арасында китап укучылар 87 процентны тәшкил иткән. 60 яшьлекләр һәм өлкәнрәкләр арасында китап укучылар 49 процент булган.

Тулы булмаган урта (өч ай эчендә сигез китап) яки урта белемле (биш китап) россиялеләр югары белем алган кешеләргә караганда күбрәк укыйлар.

«ВЦИОМ-Спутник» бөтенроссия телефон аша сораштыруында 2023 елның 8 апрелендә 18 яшьтән өлкәнрәк 1600 кеше катнашкан, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев