2023 елның февралендә билгеләнгән пенсияләрнең уртача күләме 19 337 сум тәшкил итте һәм 2022 елның феврале белән чагыштырганда 14,5 процентка артты.
Бу хакта Росстатның 2023 елның гыйнвар-февралендә Россиядәге социаль-икътисади хәле турында докладында әйтелә, дип яза «Российская газета». 2023 елның 1 гыйнварыннан Россиядә эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 4,8 % ка индексацияләнгән. Уртача өстәмә бер мең сум тәшкил итә.
Шул ук вакытта 2022 елда инфляция үсеше аркасында иминият пенсияләре өлешләп артты. Башта традицион рәвештә гыйнварда 8,6 процентка, ә аннары 2022 елның июнендә Президент Владимир Путин карары буенча пенсияләрне 10 процентка индексацияләү үткәрелде. Ул вакытта алар уртача ике мең сумга диярлек арткан.
Нет комментариев