Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Россиядә бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие 30 мең сумга кадәр артырга мөмкин

Россиядә бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиене 30 мең сумга кадәр арттырырга мөмкиннәр.

Тиешле закон проектын Россия Федерациясе Хөкүмәтенә ЛДПР фракциясе депутатлары җибәргән. Документның текстын үзенең телеграм-каналында фракция башлыгы урынбасары Ярослав Нилов бастырып чыгарды.

Депутатлар «Балалары булган гражданнарга пособиеләр турында»гы законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Хәзерге вакытта, индексацияләрне исәпкә алып, бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 20 мең 472 сум 77 тиен тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, бу атнада РФ Президенты Владимир Путин бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле бердәм универсаль пособие кертү турындагы законга кул куйды. Элегрәк РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында аның уртача күләмен атадылар – пособие уртача 13 мең 900 сум тәшкил итәчәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев