Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия Саклану министры: Мобилизацияләнгән 87 мең кеше махсус операция зонасына җибәрелде

Украинадагы махсус операция зонасына өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган 300 мең гражданның 87 меңе җибәрелгән.

Бу хакта Россия саклану министры Сергей Шойгу хәбәр итте. Докладның видеосы Саклану министрлыгының телеграм-каналында урнаштырылган.

«Хәрби хәрәкәтләр районнарына өстәмә әзерлек һәм хәрби әзерләү үткәннән соң 87 мең кеше җибәрелде», – дип хәбәр итте министр селектор киңәшмәсендә.

Аның сүзләренчә, формалашкан подразделениеләрне полигоннарда хәрби яктан әзерләү тәмамлана. Мобилизацияләнгән ир-егетләрне махсус операция барышында сугыш тәҗрибәсе туплаган 3 меңнән артык инструктор әзерли. Төп басым кыр шартларында кирәкле күнекмәләргә ия булуга, элемтә, навигация һәм разведка чараларын куллана белүгә ясала.

Укыту үзәкләрендә хәрби машиналар һәм танклар экипажлары, артиллеристлар, снайперлар, БПЛА комплекслары, радиоэлектрон көрәш белгечләре әзерләнә, дип сөйләде Шойгу.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев