Аксубай районында егетләрне Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының җыелу пунктына беренче озату булды.
Армиягә чакырылучы унике егет Хәрби дан мемориалында тантаналы митингка тезелеп басты. Алар арасында: Культура поселогыннан Дамир Вязов, Татар Сөнчәлесе авылыннан Данир Исламов, Нәфкать Минхәйдәров һәм Максим Чернов, Кәкре Күлдән Данила Крайнов, Яңа Аксубайдан Данила Мадюков, Беловкадан Семен һәм Кирилл Наумовлар, Сосновкадан Иван Романов, Иске Тимошкинодан Дмитрий Янилкин һәм аксубайлылар Алмаз Сафиуллин һәм Максим Морозов.
Булачак солдатларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов мөрәҗәгать итте.
– Бабаларыгыз, әтиләрегез һәм кардәшләрегез кебек намус һәм абруй белән хезмәт итегез, – диде ул. – Без сезнең белән горурланабыз һәм тормышыгызның яңа этабында уңышлар телибез!
Иртәгәге солдатларга хәер-фатихалы сүзләр белән Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, “Ватанга хезмәт итәм” ветераннар хәрәкәте чик буе сакчылары берлеге җитәкчесе Алексей Бобов мөрәҗәгать иттеләр. Алар армиядә хезмәт итүнең мөһимлеген ассызыкладылар һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларга үз районнарын лаеклы тәкъдим итүләрен теләделәр.
Армиягә китүчеләргә туганнары белән һәрвакыт элемтәдә торсыннар өчен, күркәм традиция буенча кәрәзле телефоннар тапшырылды.
Фото район Советы архивыннан.
Нет комментариев