Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Роспотребнадзор татарстанлыларның ит һәм балык сыйфаты буенча соравына җавап бирәчәк

Кайнар линия 25 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Татарстанда ит һәм балык продукцияләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләре татарстанлыларга консультация бирә», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Республикада яшәүчеләр 10.00-16.00 сәгатьләрдә +7 (843) 273-34-85 номеры буенча шалтыратып, кызыксындырган сорауларын бирә ала. Кайнар линия 25 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Моннан тыш, Роспотребнадзорда бердәм консультация үзәге бар, анда +7 (800) 555-49-43 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев