Соңгы яңалыклар

Роспотребнадзор: Татарстанда ковидның «кентавр» штаммы белән авыручылар юк

Татарстанда Covid-19 инфекциясенең яңа мутациясе - «кентавр»ны йоктыручылар юк.

«Омикрон»ның 1309 очрагы теркәлгән, без аны Саратовтагы «Микроб» чумага каршы институтка җибәрәбез. Covid-19 инфекциясенең авыр һәм гадәти булмаган формалары белән авыручы олылардан һәм балалардан алынган материалларны җибәрәбез», - дип сөйләде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

34 кеше чит илдән «омикрон» йоктырып кайткан, 1275 кеше - республикада.

Любовь Авдонина сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанда «кентавр» штаммы белән авыручы юк.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев