Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Роспотребнадзор: Маймыл чәчәк авыруы аркасында өстәмә чаралар кертү ихтыяҗы юк

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роспотребнадзор) маймыл чәчәк авыруы таралу аркасында өстәмә чаралар кертү ихтыяҗын күрмиләр.

Әлеге инфекцияне йоктырган Россия кешесенең халәте куркыныч тудырмый.

«Бүгенге көндә Россия территориясендә эпидемиягә каршы өстәмә чаралар кертү ихтыяҗы юк, - диелә ведомство сайтында. – Чир йоктырган кеше инфекцион профильдәге медицина учреждениесендә дәвалау курсы уза. Пациентны үз вакытында изоляцияләү нәтиҗәсендә әлеге инфекциянең бер кешедән икенчесенә йогуына юл куймауга ирешелде».

Роспотребнадзор авыруның илгә үтеп керү куркынычын булдырмау өчен тиешле чаралар күрә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев