Роспотребнадзор коронавирусны ачыклау дәрәҗәсен арттыра торган тестны теркәде
Фәнни-тикшеренү институтында билгеләп үтүләренчә, коронавирусның теләсә кайсы штаммын ачыклаганда 2021 елның июнендә үк теркәлгән тестның беренче версиясе уңышлы нәтиҗә бирә.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты коронавирус инфекциясен ачыклау дәрәҗәсен күпкә арттыра торган уникаль тестны теркәде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Роспотребнадзорның эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты SARS-CoV-2 вирусы геномының бер үк вакытта төрле ике участогын ачыкларга мөмкинлек бирә торган дөньядагы беренче AmpliSens® SC2-IT изотермик тестын теркәде», - диелә хәбәрдә.
Ул тестның «ялган һәм тискәре булу ихтималын сизелерлек киметә». Аны кулланганда анализ үткәрү өчен кирәкле вакыт классик ПЦР-тестны кулланган чагында сарыф ителгән сәгать ярым белән чагыштырганда 20-25 минутка кыскара.
Фәнни-тикшеренү институтында билгеләп үтүләренчә, коронавирусның теләсә кайсы штаммын ачыклаганда 2021 елның июнендә үк теркәлгән тестның беренче версиясе уңышлы нәтиҗә бирә.
Галимнәр ачыклык керткәнчә, «реагентларның яңа җыелмасы амплификациянең гамәлдәге өлкәләрен кузгаткан мутацияләр барлыкка килгән очракта әлегә резерв буларак каралырга мөмкин».
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев