Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Роспотребнадзор Идарәсе белгеч-эксперты аксубайлыларга талпаннардан сакланырга киңәш итә

Һава торышы җылына башлау белән республика территориясендә талпаннар – талпан вируслы энцефалитын һәм башка инфекцияләрне таратучылар эшчәнлеге активлаша.

Районда хәл ничек тора һәм талпан тешләгән очракта нәрсә эшләргә кирәк, дигән сорауларга Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов җавап бирә.

– Роспотребнадзор талпан тешләгәннән соң йогышлы авырулар таралуны кисәтү планын гамәлгә ашыра башлады. Парклар, скверлар, җәйге сәламәтләндерү оешмалары, санаторийлар территорияләрен акарицид белән эшкәртү, шулай ук тиешле контингентларны (урманчылар, геологлар, нефтьчеләр, газчылар, шулай ук табигатьтә эшләүче башка һөнәр ияләре яисә ял итәргә чыгучылар) КВЭга каршы иммунизацияләү планлаштырылган.

Әлегә талпаннар тешләү буенча район халкыннан Роспотребнадзор хезмәтенә мөрәҗәгать итүчеләр булмаган. Әмма ял итү урыннарына һәм урман массивларына барганда талпан йогышларын профилактикалау чараларын үтәү кирәклеге турында искәртергә кирәк.

Чаралар шундый:

– саклагыч кием-салым (күлмәк беләзектә резинка белән беркетелгән озын җиңле булырга тиеш, күлмәкне чалбарга, чалбар балагын оекбашларга төпләргә, башны һәм муенны яулык белән ябарга);

– куркыткыч чаралар – репеллентлар кулланырга;

– ике сәгать саен үз-үзеңне һәм бер-береңне карап торырга.

Талпан тешләгәндә, талпанны тәннән чыгару буенча квалификацияле медицина ярдәме алу өчен, үзәк район хастаханәсенә яки ФАПка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бөҗәкне алганнан соң ук, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән кешегә профилактик процедуралар ясыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев