Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Роспотребнадзор белгече тавыш бирү өчен билгеләнгән Аксубай мобиль пунктларында санитар таләпләрнең ничек үтәлүен тикшерде

Аксубай районында тавыш бирү өчен билгеләнгән мобиль пунктларның берсендә, коронавирус инфекциясен кисәтү буенча таләпләрнең ничек үтәлүенә инану өчен, Роспотребнадзорның территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов булды.

Керү юлында аның температурасын үлчәделәр, кулларын йогышсызландырып, битлек һәм ручка бирделәр. Сайлау участогы әгъзалары табиблар кебек саклагыч костюмнардан – бу илдә пандемия буенча килеп туган вәзгыятькә бәйле куркынычсызлык таләпләре.

- Районда 47 сайлау участогы эшли, һәр сайлаучыга шәхси саклану чаралары белән пакет бирелә, әгәр кешенең температурасы бар икән – ул сайлау участогына узмый, аңа тавыш бирү өчен аерым бүлмә тәкъдим ителә, – дип шәрехләде Андрей Тимирясов. – Күрәм мобиль пунктлар таләпләр нигезендә эшли, аралашу вакытында элемтә минимальләштерелгән, паспортлар ерак арадан гына күрсәтелә, битлек режимы саклана, имзаны һәрберсе аерым ручка белән куя.

Ул да мобиль пунктта тавыш бирде.

– Халыкның мул тормышта яшәве, Аксубай районы, Татарстан Республикасы иминлеге өчен тавыш бирәм, – диде Андрей Тимирясов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев