Робот техникасы түгәрәгенә йөрүче Аксубай укучылары Марат Әхмәтовка 3D «Аксубай» символы бүләк иттеләр
Бүген Аксубай районына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Марат Әхмәтов эш сәфәре белән килде.
Марат Әхмәтовның Аксубай районына сәфәре район үзәгенең 2нче мәктәбеннән башланды, бирегә ул район башлыгы Камил Гилманов белән бергә килде.
Мәктәп территориясендә кунакларны мәйданчыкта йөртү осталыгын күрсәткән яшь картингчылар һәм «Барс» хоккей командасы – Бөтенроссия яшь хоккейчылар ярышларының республика этабы җиңүчеләре каршы алды.
Марат Әхмәтов ябык боз сарае булмаган килеш, 2006-2007 елларда туган Аксубай хоккейчыларының «Алтын алка» Клубы призына республиканың иң яхшы хоккей командасы булуларына гаҗәпләнде. Ул яшь хоккейчылар яулаган кубоклар күргәзмәсе белән таң калды.

Ә мәктәп базасында республика кунагына Аксубай районында туган телләрне өйрәнү программасының ничек тормышка ашырылуы турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр.
–Бүгенге көндә районның белем бирү оешмаларында укучыларның 34 проценты – рус телен, 43,5 проценты – татар телен, 51 проценты чуаш телен өйрәнә. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телендә тәрбия бирү белән балаларның – 32,2 проценты, чуаш телендә – 39,8 проценты колачланган, – дип сөйләде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина. – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында районда балалар бакчаларында чаралар һәм түгәрәк дәресләреннән алып, район һәм республика милли бәйрәмнәре үткәрүгә кадәр 900дән артык чара узган.
Өч белем бирү учреждениесе – 2нче Аксубай урта мәктәбе, Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе һәм Иске Ильдеряк балалар бакчасы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грантларына ия булдылар.
Иске Ильдеряк балалар бакчасында чуаш телен һәм мәдәниятен өйрәнү өчен әдәбият һәм милли костюмнар, Түбән Татар Майнасы мәктәбендә мәктәп газетасын чыгаруга җиһазлар сатып алганнар.
Аксубайның 2нче мәктәбендә проектның үзенчәлеге шунда: ул адреслы – балалар телне һәм мәдәниятне якташыбыз Хәсән Туфан иҗаты буенча өйрәнәләр. Марат Әхмәтов һәм Камил Гилманов аның татар телендә шигырьләрен уку буенча мавыктыргыч бәйге тамашачылары булдылар.
Район башлыгы да якташыбызның иҗатын сөюче икән. Ул микрофон алды һәм Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы? шигырен укыды.
Мәктәп директоры Энҗе Туктарова сүзләренә караганда, проектны тормышка ашыру кысаларында белем бирү учреждениесендә туган тел кабинетлары өчен интерактив җиһазлар, ноутбуклар, флипчартлар, милли костюмнар сатып алганнар, мәктәпнең актлар залы интерактив җиһазлар белән җиһазланган.
Татарстан Президенты игълан иткән быелгы, 2022 – Цифрлаштыру елында Виталий Тимирясов исемендәге 1нче мәктәп базасында оештырылган робот техникасы буенча түгәрәк аеруча актуаль. Укучылар үзләренең иҗат эшләрен тәкъдим иттеләр.
– Түгәрәктә ял көннәрендә бер төркем шөгыльләнә. Бездә әлегә иске компьютерлар белән җиһазландырылган сыйныф бар. Робототехника, электроника, технотроника һәм программалаштыру нигезләрен узабыз, – дип бүлеште түгәрәк җитәкчесе Андрей Сетров. – Узган ел балалар ярыш дисциплиналары кысаларында робот-сумаистларны җыйдылар, линия буенча узыш роботлары өчен программа яздылар һәм аны эшләтеп җибәрделәр. Бездә идарә итеп футбол уйный торган роботлар бар. Планнарыбыз һәм ниятләребез бар. Цифрлаштыру елында без техник яктан тәэмин ителеш буенча алга китәрбез дип өметләнәбез.

Робот техникасы түгәрәгендә тәрбияләнүчеләр, очрашу истәлеге итеп, кунакларга 3D «Аксубай» символы бүләк иттеләр. Марат Әхмәтов Аксубайны яратуын белдерде һәм бүләкне лаеклы бәяләде. Ул балаларга сыйфатлырак материалдан символлар ясарга һәм аларны район кунакларына бүләк буларак сатарга тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев