Иске Ибрай авылыннан Германиядә әсирлектә һәлак булган сугышчы Мирсәет Гыйльмановның оныкчыклары бабалары җирләнгән урынны тапканнар һәм аның каберендә булганнар.
Мирсәет Гыймран улы Гыйльманов 1911 елның маенда дөньяга килә. Күпләр кебек, ул да армиядә хезмәт иткән, өйләнеп ныклы гаилә корган. Тормыш юлдашы Хәдичә Әхмәт кызы Таһирова аңа өч ир бала бүләк итә.
Иске Ибрай авылында туып үскән ир Фин сугышында катнаша, каты яралана. Әмма 1941 елның 23 июнендә Туган илгә кабаттан куркыныч янагач, Ватан-ана алдындагы бурыч һәм намус хисе аңа бу вакыйгадан читтә калырга мөмкинлек бирми – Мирсәет Гыйльманов сугышка китә. Һәм нигезенә башка әйләнеп кайтмый.
Үзләренең карт әтиләренең алдагы язмышы һәм сугышчан юлы белән каһарман сугышчының нәсел дәвамчылары – Илназ Вәлиев, Рәмзия һәм Алинә Ярмөхәммәтовалар кызыксына. 70 елдан артык вакыт узганнан соң, алар бабалары һәлак булган урынны эзләп табып кына калмыйлар, туганнар каберлегендә дә булдылар.
Оныклары сөйләвенчә, аларның бабаларын 1942 елның 16 июльдә Харьков янында әсирлеккә алалар һәм терлекләр өчен вагоннарда Германиягә җибәрәләр. Оныкчыгы Илназ Вәлиев, иң башта эзләү эшен kremnik.ru сайтында башладык, дип билгеләп үтте. Анда аларга бабалары исеменә хәрби әсир карточкасын табу мөмкин була. Әмма, ул белдергәнчә, карточкада төгәлсезлекләр була, бары өстәмә билгеле мәгълүматлар гына бу аларның бабасы булуын күрсәткән.
Аннары, аның кайда җирләнүе турында төгәлрәк белү өчен, оныкчыклары Икенче Бөтендөнья сугышы концентрацион лагерьларының немец архивына запрос җибәрәләр. Берлинның үзәк архивыннан җавап бары ике елдан соң гына килгән.
Анда лагерьның төгәл исеме һәм җирләнү урыны күрсәтелгән була. Нәкъ менә шул мизгелдә сугышчының оныкчыклары, һичшиксез, Германиягә барырга һәм бабалары җирләнгән урынны табарга, дигән карарга киләләр.
Хәрби әсир карточкасында Берген-Бельзен комплексы күрсәтелгән. Ул Германиянең төньягында Ганновер һәм Гамбург арасында Нижний Саксониядә урнашкан. Бу комплекс берничә лагерьны берләштергән. Сугыш барган чорда лагерь территориясендә ачлыктан, тифтан һәм башка авырулардан интегеп 70 меңнән артык кеше һәлак булган. Комплекста бик күп кешенең гомере өзелә, шуның өстенә ул газ камералары булмаган аз санлы лагерьларның берсе булган. Чөнки башка лагерьларда кешеләрнең күпләп үлүендә нәкъ менә газ камералары беренчел сәбәп булып торган.
Элеккеге концлагерь территориясендә хәзер мемориал оештырылган, һәркемнең архивлар, исән калган әсирләрнең истәлекләре белән танышу мөмкинлеге бар, рус телендә экскурсияләр каралган. Янәшәдә генә хәрби база урнашкан, анда вакыт-вакыт өйрәнүләр уза.


Сугыш ветеранының оныкчыклары бабаларының кабере Берген-Бельзен мемориаль комплексыннан 15 чакрым ераклыкта Эрбка лагеры зиратында булуын ачыклаганнар. Совет солдатлары зираты янындагы элмә тактада, бу лагерьда 30 меңгә якын совет хәрби әсире һәлак булган, дигән сүзләр язылган, алар арасында Мирсәет Гыймран улы Гыйльманов та бар. 1942 елның декабрендә вафат булган. Аңа 31 яшь булган, ә кече ватанында аның 3 улы һәм хатыны кала.
– Әсирләрнең чит җирдә, салкында, ач килеш ниләр кичергәннәрен күз алдына китерүе дә кыен. Күз яшьләрен тыеп калып булмый. Әйләнә-тирә мохиттән хәйран калып йөрдек, – дип уртаклашты хискичерешләре белән Илназ Вәлиев. – Без бу урында булып, бабабыз һәм биредә җирләнгән барлык совет сугышчылары рухына дога кылып кайта алуыбыз белән горурланабыз.
Мемориаль комплекста хәзер исә җирләнгән урынны төгәл ачыклау мөмкин түгел, бөтен территория – ул зур бер туганнар каберлеге. Зиратта бер дә кеше өзелми: кешеләр даими рәвештә үзләренең туганнары өчен дога кылыр, аларга рәхмәт әйтер өчен киләләр.
Фото: Илназ Вәлиевның шәхси архивыннан.
Нет комментариев