Район мәдәният йортының зур залы “РИТЭК чыршы бәйрәме“нә җыелган балаларның шатлыклы авазларыннан гөжләп торды.
Биредә мөмкинлекләре чикләнгән, ата-аналарын югалткан ятим балалар һәм тәрбиягә алган гаиләләр “РИТЭК“ нефть компаниясе вәкилләре белән ел саен үткәрелә торган очрашуга җыелдылар. Бу кампания исеменнән һөнәри артистлар һәрчак чып-чын Яңа ел тамашасы күрсәтәләр.
Быел да тамашага 200 дән артык бала җыелды. Аларны бәйрәм белән котларга югары дәрәҗәле кунаклар да килгән иде.
– Сез, һәрвакыттагыча, түземсезлек белән әлеге тылсымлы бәйрәмне көтәсез. Сезнең һәркайсыгызның үз хыяллары бар. Нефть кампаниясе вәкилләре – безнең яхшы күңелле дусларыбыз. Аларның ярдәме белән районда юллар төзелә, мәктәпләр, балалар бакчалары ремонтлана, – диде үз котлавында район башлыгы Камил Гилманов.
Компания вәкиле Фәнис Сибгатуллин да балаларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлап, аларга сәламәтлек, шатлык-бәхетләр, хыялларының чынга ашуын теләде.
– Безнең кампания сезнең районда үткәрелә торган барлык социаль мөһим чараларда катнаша. Бүген дә без сезгә истә калырлык тамаша бүләк итәрбез дип ышанып калам, – диде ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров та тамашага килгән балаларга иң җылы теләкләрен җиткерде.
Ә сәхнәдә әкияти матур тамаша дәвам итте. Балалар зур канәгатьлек белән аларга кушылып рәхәтләнеп ял иттеләр. Чара ахырында Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият геройлары белән бергәләп җыр башкардылар. Иң күңелле мизгел булып “РИТЭК“ ААҖ тарафыннан тәм-том тутырылган пакетлар алу булды.
Нет комментариев