Ридикюль серен Роза Камил кызы ачты
Соңгы яңалыклар

Ридикюль серен Роза Камил кызы ачты

Роза Камил кызын мин мәктәптә укыган еллардан ук беләм, без Аксубайда урта мәктәптә, 9-11 сыйныфларда бергә укыдык, интернатта бер бүлмәдә яшәдек.

Ул – Яңа Думадан, мин Иске Кармәт авылыннан. Без аның белән дус булдык. Шул чакта ук ул үҗәт һәм гади иде, теләсә нинди эш өчен җан атты, башлаган эшне һәрвакыт ахырынача җиткерә иде. 1985 елда безнең юллар кабат кисеште. Мин авыл советы рәисе булып  эшләдем, ул – “Авыл таңнары” татар дубляж газетасын җитәкләде.

Бу вакытта безнең Иске Кармәт авылында, авыл советын, клубны, медпунктны урнаштыру планлаштырылган яңа комплекс төзелеп килә иде. Бу мизгелдә булган барлык биналар эшләү өчен дә, аларда кешеләрнең булуы өчен дә яраксыз иде диярлек.

Бу турыда мин район Советы сессиясендә чыгыш ясадым. Һәм башыма, ә бәлки бу бинаны сафка бастыргач, аның бер почмагында Хәсән Туфан музее өчен берәр бүлмә булдыра алырбыз, дигән фикер килде. Ул чакта ул әле акланган гына иде. Без мәктәптә укыганда, аның турында сөйләргә ярамый, аның барлык китаплары, шигырьләре йолып алынган иде. Ә Роза редакциядә эшләде һәм аның турында бик күп белә иде. Тар даирәдә аның турында шулай да сөйлиләр иде. Бу фикерем турында мин Роза белән дә бүлештем. Ул, башта бары тик авыл музеен гына ачарга кирәк, дип кисәтеп куйды.

Без моны эшләүгә ирештек – комплексның яңа бинасында кечкенә бүлмәдә музей оештырдык. Һәм Хәсән Туфанның 90 еллык юбилеена әзерләнә башладык. Роза Камил кызы бу дата уңаеннан күләмле чаралар оештыру инициаторы булды. Без хәтта шагыйрь истәлегенә кул астында булган материаллардан экспозиция дә ясадык. Ә юбилей уңаеннан Казанда берничә тапкыр булдык. Башкалага Хәсән Туфан турында нинди дә булса мәгълүмат табу һәм, адресын да белмәгән килеш, аның кызы белән очрашу максатыннан бардык.

Роза мине Нәбирә Гыйматдинова янына алып барды, алар дуслар иде. Ул безне җылы каршы алды, без аңарда кундык һәм икенче көнне өчәүләшеп Гөлгенә Хәсән кызы янына киттек. Сөйләшү бик озак барды – без, юбилейга басым ясап, үзебезнең сәфәребезнең максатын билгеләдек. Ул чакта Хәсән Туфан турында бөтен хакыйкатьне аның истәлекләреннән белдек. Шәхси әйберләр турында да сүз барды. Берничә тапкыр барганнан соң, Гөлгенә аларны безгә бүләк итеп бирде, алар музей экспонатлары арасында лаеклы урын алдылар, ә калганнары турында: «Миннән соң алырсыз», дип кырт кисте.

Шагыйрьнең 90 еллык юбилее- на язучылар Туфан Миңнуллин, Марсель Галиев, Газиз Кашапов һәм Хәсән Туфанның кызы килде. Башта тантананы – музейда, авыл клубында, аннары республикадан килгән кунаклар, белем бирү мәктәпләре укучылары катнашында район сәхнәсендә уздырдык. Роза Камил кызы һәм Альбина Зартдинова (Яңа Үзи мәктәбе мөгаллимәсе) дулкынландыргыч сценарий яздылар.

Шулай итеп, район үзенең якташы турында белде, залда күпләр елады. Юбилейдан соң, озак та үтми Гөлгенәнең вафат булуы турында ишеттек. Роза Камил кызы, безгә вәгъдә ителгәннәрне барып алырга кирәк, дип карар кылды, югыйсә экспонатларны республика музеена алырга мөмкиннәр иде. Фатирда безне Хәсән Туфанның оныгы Тимур каршы алды. Килүебезнең максатын җиткереп, без коридор башындагы шкафка да күз салырга тиеш идек. Тузанлы шкафта, шагыйрьнең китапларыннан һәм башка әдәбияттан тыш, Туфан гаиләсе тарихы да саклана иде, шул исәптән аның хатыны – Луиза Салиәскәровага бүләк иткән ридикюль да. Хәсән Туфан иректән мәхрүм итү урыннарында булганда, аның хатыны өметен өзми, иренә ярдәм итә башлый. Ул  аны начар хәбәрләр белән борчымый – бу вакытта ул эшсез кала, кечкенә улы – Идегәй үлә, ә Луиза  иренә провизияләр белән посылка җибәрү өчен, кан тапшырырга мәҗбүр була. Әмма ирен көтеп

ала алмый.

Ридикюль серен нәкъ менә Роза Камил кызы ачты. Ул, Казаннан әйләнеп кайтканнан соң, төннәр буе утырып, аның эчендә булган, саргаеп беткән кәгазьләрне өйрәнеп, Луизаның Туфаннан башка тормыш тарихын торгызды – ридикюльдә Луиза кан тапшыру турындагы бихисап квитанцияләрне, коммуналь хезмәтләр өчен арттырылган бәяләр һәм башка документаль мәгълүматларны саклаган.

Оныгы безгә шкафны алырга рөхсәт итте. Тик безнең күзебез коридордагы зур көзгегә төште. Тимур аны бирергә дә каршы түгел иде, тик шарт белән, алмашка көзге сатып алып биреп.

Мин фатирда калдым, ә Роза Мәдәният министрлыгына көзге сатып алу өчен акча сорарга китте. Ул үзенә ярдәм итәрләр һәм без үзебез өчен кыйммәтле булган экспонатны гади көзгегә алмаштырырбыз дип уйлады. Акчасызлык чоры иде, өстәвенә, әлбәттә, мондый мәсьәләләр урында ук хәл ителми, бер караганда авылдан килгән хатын-кызга кем җиңел генә акча бирсен. Роза бик акыллы һәм зирәк кеше иде, ул үзе өчен сорамас иде, тик Хәсән Туфан истәлеге хакына моны эшләде. Тик нәтиҗәсез. Без бары тик көзгенең кысасын гына ала алдык, ул музейда 2000 елга кадәр шкаф артында торды – аның үлчәме буенча без көзге таба алмадык.

Музейның беренче директоры Рушания Минханова


Нет комментариев