Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

РФ Кораллы Көчләре сафларын сәламәт һәм нык егетләр тулыландырачак

Россия Федерациясе Президенты Указы белән гаскәрләргә чакыру яшендәге 134 мең егет озатылырга тиеш.

ТР Хәрби комиссариаты йөкләмәсе буенча Аксубай районыннан 40тан артык кеше чакырылачак.

Менә икенче ел инде язгы чакырылыш эпидемиягә каршы режим шартларында уза. Узган ел ул үзен тулысынча аклавын күрсәтте, армиядә авыру таралуга юл куймаска, призывниклар арасында сәламәтлекне сакларга мөмкинлек бирде.

Апрель аенда егетләрне Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының җыелу пунктына озату башлана. Язгы чакырылышның ничек оештырылуы турында Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин белән сөйләшәбез.

– 2021 елгы чакырылыш кампаниясе янә катлаулы шартларда уза. Егетләрне «COVID-19» белән зарарланудан саклау өчен хәрби комиссариат тарафыннан нәрсә эшләнә?

– Хәзерге вакытта Россия армиясендә иң мөһим мәсьәләләр арасында – куркыныч инфекциянең Кораллы Көчләргә үтеп керүен булдырмау. Моның өчен иң катгый чаралар каралган: хәрби комиссариатка килүдән башлап, ул призыв чорында көчәйтелгән эпидемиягә каршы режим шартларында эшли, егетләрнең хәрби частьләргә барып җитүенә кадәр. Призывникларны кабул итү, аларны карау, хәрби частьләргә озатуга әзерлек белән шөгыльләнүчеләрнең барысы да үзләренең турыдан туры вазифаи функцияләрен Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп башкаралар. Моның өчен заманча технологияләр – хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләрнең шәхси эшләре максималь рәвештә кулланыла, хәрби комиссариат хезмәткәрләре аларны интернет челтәрендә читтән торып өйрәнәләр.

Медицина, чакыру комиссияләре иминлек чараларын катгый үтәү режимында эшли. Хәрби частькә озатканчы, призывникка, ким дигәндә, җиде табибтан: терапевтан, хирургтан, невропатологтан, психиатрдан, окулисттан, оториноларингологтан, стоматологтан уңай бәяләмә алырга кирәк. Армиягә иң нык, сәламәт егетләр генә барырга тиеш.

– Дмитрий Иванович, хәрби хезмәткә чакырылучыларның ата-аналарын Казанга җыелу пунктына килгәч, куркыныч инфекциянең таралуына каршы нинди чаралар күрелүе кызыксындыра?

– Куркыныч вирус хәрби хезмәткә комачауларга тиеш түгел. Бу планда барысы да алдан билгеләнгән һәм исәпләнгән. ТР Министрлар Кабинетының санитарэпидемиягә каршы комиссиясе килешүе нигезендә, республика территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатларында, егетләрне җыелу пунктына озатканчы 2 көн алдан медицина учреждениеләрендә COVID-19га тестлаштыру оештырылачак. Һәр адымда куркынычсызлык гарантияләнә.

Бездә егетләрне ТР хәрби комиссариатының җыелу пунктына китергәнче куллану өчен профилактик чаралар – медицина битлекләре, перчаткалар, антисептик чаралар, контактсыз термометр бар. Тискәре нәтиҗә алгач кына егетләрне медицина тикшерүенә, һөнәри психологик сайлап алуга, киендерү һәм хәрби командаларны туплауга җибәрәчәкләр.

Шулай ук алга таба да хәрби хезмәткәрләрне хезмәт итү урынына аерым тимер юл вагоннарында пассажирлар санын киметеп йөртәчәкләр. Самолетлар бары хәрби командаларны гына йөртәчәк. Бу призывникларның юлда гражданнар белән очрашмаулары өчен эшләнә, чөнки алар арасында авыру йөртүчеләр дә булырга мөмкин.

– Хезмәт урыннарына килгәч, призывниклар карантинда булачакмы?

– Әйе, килүчеләр өчен ике атна вакыт белән карантин оештырылачак. Бу вакыт алар өчен файдалы узачак. Егетләр башлангыч хәрби әзерлекне камилләштерәчәк, спорт белән шөгыльләнәчәк, тренажерларда шөгыльләнәчәк.

– Пандемия шартларында, элеккеге кебек, егетләрне Казанның җыелу пунктыннан тантаналы рәвештә озату, хәрби частьләрдә ант кабул итү тантанасы турында сөйләргә буламы? Чөнки ант кабул итү тантаналарына егетләрнең әти-әниләре, якыннары бара иде. Хәзер аларга нәрсә эшләргә?

– Эпидемиягә каршы чикләүләрне бетергәнчегә кадәр мондый чаралар үткәрү планлаштырылмый. Шулай ук хәрби ант ритуалын үткәргәндә дә атааналарның булуы рөхсәт ителми. Болар барысы да инфекциягә каршы тору өчен эшләнә, чөнки армия өчен солдатларның сәламәтлеге мөһимрәк.

Әгәр сезнең чакырылышка кагылышлы сорауларыгыз туса, проблемалы хәлләр булса, белешмә сорап турыдантуры Чирмешән хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефоннар: 8 (843 96) 2-26-55; 4-30-07.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев