Аксубай районында исерек машина йөртүчеләрне ачыклау буенча рейд узды.
Рейдка Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре җәлеп ителде. Нәтиҗәдә 9 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, шул исәптән мопедка утырган балигъ булмаган үсмер тоткарланган.
2014 елдан Юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Хәзер исә Юл хәрәкәте кагыйдәләре мопедка идарә итү хокукы булуны йөкли. Бу М категориясе яисә башка ачык категория. Балигъ булмаган үсмер тиешле яшькә җитмәү сәбәпле, административ җаваплылык аның әти-әнисенә йөкләнә, ата-ана бурычларын үтәмәгән өчен аларны ПДНга һәм КДН утырышына чакырачаклар.
Район ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, җәмәгать тәртибен һәм иминлеген, район автомобиль юлларында һәм торак пунктлар урамнарында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм исерек машина йөртүчеләрне ачыклау максатларыннан рейдлар даими уздырылачак.
Нет комментариев