Республикада районны бер мәктәпнең дүрт укучысы тәкъдим итте
Татар әдәбияты буенча йомгаклау Республика олимпиадасында район данын Виталий Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбенең дүрт укучысы яклады.
Болар – Зәлинә Минһаҗева (9 сыйныф), Алсу Минһаҗева (10 сыйныф), Азалия Шәвәлиева (10 сыйныф), Раилә Байдуганова (11 сыйныф).
Зәлинә белән Алсу – олимпиада призерлары, ә Азалия белән Раилә лауреатлар булдылар.
Укучыларны республика олимпиадасына мөгәллимнәр Наҗия Мирҗанова һәм Гүзәл Шәрәфетдинова әзерләгән.
– Бу беренче чиратта, педагог-остазлар һәм ата-аналар хезмәте, – ди мәгариф учреждениесе администрациясе. Мәктәп укучыларның ел саен республика дәрәҗәсендә фән олимпиадаларында югары нәтиҗәләргә ирешүләре белән горурлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев